ХАСТА-ЧИРЛӘРДӘН,АВЫРЛЫК ҺӘМ АЧЛЫКТАН ИМИН БУЛУ ӨЧЕН УКЫЛА ТОРГАН ДОГА: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. "Әл-хәмдү лил-ләһил-ләзи халәкас-сәмәүәти үәл-әрда үә җәгъаләз-зулүмәти үән-нур сүммәл-ләзинә кәфәру би-раббиһим йәгъдилүн.Һүәл-ләзи халәкакүм миң тыйниң сүммә када әҗәлә үә әҗәлүм мүсәммән гъыйңдәһү сүммә әңтүм тәмтәрун.Үә һүәл-лаһу фис-сәмәүәти үә фил-әрдъ йәгъләмү сирракүм үә җәһракүм үә йәгъләмү мә тәксибүн". ("әл-Әнгам" сүрәсенең башындагы өч аяте) Мәгънәсе: "Күкләр һәм җирне бар итеп яратучы һәм караңгылык белән яктылык булдыручы Аллаһка дан!Моннан соң кәфер булучылар үз Раббыларына тиңләштерәләр.Ул шулдыр ки - кем сезне балчыктан яраткан, аннан соң әҗәлен куйган. Билгеләнгән әҗәл - Анда. Ә сез моннан соң да шикләнәсез!Ул - күкләрдә һәм җирдә Аллаһ.Ул сезнең серегезне дә, ачык булганын да(яшертен түгелен дә) һәм ничек,ни кәсеп иткәнегезне дә белеп тора". Имам Шәфигый әйткән ди: "Һәркем иртән-кичен "әл-Әнгам" сүрәсенең башындагы өч аятьне җидешәр мәртәбә укып бөтен тәнен сыпырса, бөтен хаста-чирләреннән котылыр,иншаАллаһ". Иртән-кичен бу аятьләрне җидешәр кат укып учларына өреп, соңыннан битен һәм бөтен тәнен шуның белән сыпырган кешегә Аллаһы Тәгалә авырлык һәм ачлык йөзен күрсәтмәс, иншаАллаһ.

Теги других блогов: хаста-чирләр авырлык ачлык