Мәрхүм әти-әниләр өчен Коръән уку һәм дога кылу үрнәге. 🤲 Әгуүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. 🤲Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Әррахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмидииин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйин. Иһдинәс сыйрааталь мүстәкыйм. Сыйраталь ләзиинә әнгамтә гәләйһим гайрил мәгдууби гәләйһим вә ләд дааааааллиииин. Әәмиин. 🤲Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүвәллааһу әхәде. Аллааһүс самәд. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүлләһүү күфүвән әхәде. (3 тапкыр). 🤲Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Сүбехәәнәкә Раббикә Раббил гыйззәти гәммәә йәсыйфүүн. Вә сәләәмүн гәләл-мүрсәлиииин. Вәлхәмдүлилләәһи Раббил гәәләмиииин. 🤲Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббил гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим. Йәә Рабби! Йәә Аллааһ! Йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Әй, мәрхәмәтле Аллааһ! Хөрмәтле Коръән Кәрим китабыңның шушы сүрә һәм аятьләрен Синең ризалыгың өчен укыдым. Укыганда булган хата-кимчелек-ләремне гафу ит, киләчәктә Коръән Кәримне дөрес укырга һәм аның буенча яшәргә насыйп ит. Шул аятьләрне укыганда хасил булган әҗер-саваплар минем газиз әти-әнием (Фәлән улы Фәлән, Фәлән кызы Фәлән) үзләре укыган шикелле аларның гамәл дәфтәрләренә изгелек булып өстәлсен иде. Укылган аятьләр һәм кылган догаларым бәрәкәтендә аларның каберләрен нурландырсаң иде, кабер газапларыннан коткарсаң иде. 🤲.Әй, Мәрхәмәтле Раббым! Сөекле әти-әнием мине кечкенә чагымда чиксез сөю һәм мәрхәмәт белән тәрбия кылды. Шул изгелекләре өчен аларга әҗер-саваплар язсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде. 🤲 Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Әй, Гафу итүче, Рәхимле Раббым! Кыямәт көнендә әти-әниемне бөтен хата-кимчелекләре, гөнаһлары гафу ителгән хәлдә терелтсәң иде. Әхирәттә була торган бөтен газаплардан коткарып, җәннәтләреңә кертсәң иде. Гомеремнең ахырына кадәр алар өчен Коръән укып, сәдакалар биреп, даими догалар кылырга насыйп әйләсәң иде! 🤲 🤲 Раббәнәгъфирлии вә ли вәәлидәййә вә лил мүэминиинә йәүмә йәкуумүл хисәәбе. Раббирхәм һүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа. Әәмиин. Әлхәмдүлилләһи Раббил гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим. 🤲

Теги других блогов: Коран әти-әниләр дога кылу